Лагерьда утыздан артыграк бала агуланган: берсе реанимациядә

Тываның “Чагытай” балалар лагеренда смена ябылганнан соң, 31 бала агуланып, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Бу хакта төбәк башлыгы Владислав Ховалыгтелеграм-каналында яза.

— “Чагытай” лагеренда ял иткәннән соң балаларның агулануына бәйле хәлне шәхсән контрольдә тотам. Әлегә эчәк инфекциясе билгеләре белән 31 баланы Тываның йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, – дип язган Ховалыг үзенең телеграм-каналында.

Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, бер бала авыр хәлдә, калганнарының гомеренә куркыныч янамый. Өч укучы өендә дәвалана. Башлангыч мәгълүматларга караганда, беренче сменада ял иткән балалар лагерьдан кайтуга авырый башлаган.

Тыва башлыгы “Чагытай” лагеренда тикшерү үткәрергә кушкан.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/v-bolniczu-iz-za-otravleniya-v-lagere-popali-bolee-tridczati-detej

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле