Фирдүсне кайда да «братва» эзләп таба

Казахстан якларына сәфәргә китеп барганда, җырчы Фирдүс Тямаевның машинасын «местная братва» егетләре уратып алган.
Бер төркем малайлар автозаправкада машина фарасын сөртеп акча эшләп йөриләр.

Малайларның берсе аеруча үткен. Фирдүс абыйларының, бу хезмәт ничә сум тора, дип соравына: «Люббббая сумма!» – дип җавап кайтара ул. Җырчы рөхсәт бирү белән: «Моем парни, моем!» – дип, фара сөртү эшен дусларына йөкләп калдыра, ул арада үзе җырчы белән машина турында әңгәмә корып ала.

— Сколько стоит такая тачка?

— Не дороже жизни, братишка.

— 10 лямов, по-любому.

— 10 лямов есть, да.

Малайлар китеп баргач, Тямаев үзенең дә балачагын искә төшереп, моңсуланып алган.

«Без дә нәкъ шундый идек. Урамда үскән малайлар гына чын егетләр була. Сугышып, шук булып үскән малайлардан чын ир-атлар чыга», – ди ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaevka-mestnaya-bratva-egetlare-belan-soilaserga-tury-kilgan-5867211

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле