Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова дуслашкан.

Берсе — Башкортстанның халык, икенчесе — атказанган артистлары 2018 елда «Красивая, хороший» җыры өчен низаглашкан иде. Хәзер аны икесе бергә башкарган чакларын сагыналар.

Элвин Грей хезмәттәше белән бергә төшкән фото урнаштырган. Фото Нефтеюганскида төшерелгән. Артистлар анда гастрольдә булган. Элвин Грей аңлатканча, алар иртәнге аш вакытында бер өстәл артында утырганнар.

Гүзәл Уразова исә үзенең социаль челтәр сәхифәсендә концерттан видео куйган. Анда ул Элвин Грей белән «Красивая и хороший» җырын башкара.

«Элвин Грей белән күптән бу җырны башкарган юк. Хит бит, килешәсезме?» – дип сорау биргән ул язылучыларына.

Җыр — хит, рәхәтләнеп башкарыгыз! Әмма 8 ел гомер генә узып киткән. Күпме матур парлы җырлар туар иде бу вакытта…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-07-16/nizag-t-mam-3850034

Бәйле