Тимер юлда башсыз хатын-кыз гәүдәсе тапканнар

18 июльдә Башкортстанның Иглинск районында тимер юлда хатын-кыз гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләрнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ул үзенә кул салган булырга мамкин.

Ашыгыч хезмәтләрдән алынган мәгълүматлар буенча, һәлак булучының кесәсендә кызына язылган хат кисәге булган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Фаҗига урынында белгечләр эшли. Алар җинаять эзләрен җентекләп эзли, шаһитлар күрсәтмәләрен җыя. Һәлак булган хатын-кызның кем икәнлеге турында әлегә мәгълүм түгел. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Чыганак: https://newsbash.ru/society/accidents/45913-v-bshkirii-n-jeleznodorojnih-pytjah-nshli-telo-jenshini-bez-golovi.html

Бәйле