«Әтинең язмышы гади түгел…»

«Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә…» — дип хисләре белән уртаклашкан җырчы Гөлназ Сираева.
«Әтинең язмышы гади түгел…»

Җырчы Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә җаны әрнеп, социаль челтәрдә түбәндәге постны язган..

«Әгәр дә кем дә булса минем тормышны Бали, Дубай, диңгез-океаннар гына дип уйласа, ялгыша. Минем тормышта төрлесе бар.

Мунча яктым, әтинең керләрен юам. Миннән 300 чакрым ераклыкта ялгыз яшәүче әтинең язмышы гади түгел.

Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә… Менә ул өйдә утыра, әле бер, әле икенче күрше керә, «хәлен белергә», имеш. Сез аңладыгыз, әйеме, сүзнең нәрсә турында баруын.

Ә аннан соң мин кайтам… Монда нинди генә ят исләр юк… Ә миңа барысын да җыештырырга кирәк.

Авылга әниләренең бәлешләрен ашарга кайтучыларга кызыгам… Мин бит җыештыручы сыйфатында гына кайтам», – дигән Гөлназ.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-07-18/tine-yazmyshy-gadi-t-gel-3852761

Бәйле