Күңел ачарга квестка барган ике кеше уен вакытында үлгән

Махачкалада квест вакытында янгын чыгудан үлүчеләр саны ике кешегә җиткән. Махачкалада “Дом ужасов” квестында янгында һәлак булучылар саны ике кешегә җиткән.

“Дом ужасов”ка ире белән бергә килгән 19 яшьлек студент кыз, янгында бик нык пешүе сәбәпле, хастаханәдә җан биргән. Ире – реанимациядә, аның 50 процент тәне пешкән. 25 яшьлек кыз хастаханәдә чиктән тыш авыр хәлдә китерелгән булган. Аның 97 процент тәне пешкән. Бүген ул да җан биргән. Квестның бер хуҗасы – җирле КВНчы Гусейн Ибраһимов тоткарланган. Аннан сорау алалар. Фаҗига ике гаилә пары квест узганда килеп чыккан. Хезмәткәр махсус пирчәткәгә ут төртеп, керосинлы бензин пычкылары янына ыргыткан. Бу вакытта квестта катнашучы бер кыз урындыкка богаулап куелган булган. Ике егет коткарып калынган, ә ике кыз, кызганычка, җан тәслим кылган.

“Дом ужасов” бер сценарий буенча гына эшләгән. Кунаклар һәрвакыт урындыкка богауланган хәлдә читлеккә утыртылган. Алар аннан ничек тә чыгарга тиеш булган.

Чыганак: https://t.me/shot_shot/69185

Бәйле