Танылган блогер мотоциклда бәрелеп һәлак булган

Россиянең танылган блогеры, мотоциклчы кыз Татьяна Озолина (“МотоТаня” буларак мәгълүм) Төркиянең Милас шәһәре тирәсендә юл фаҗигасендә һәлак булган. Бу хакта Төркиянең “Milas Karya Haber” басмасы хәбәр итә.

Озолина, мотоциклы “чыгымчылау” сәбәпле, икенче бер мотоциклчы-блогер – Онур Обут белән бәрелешкән булса кирәк. Алар белән тагын бер мотоциклчы булган, әмма анысы авариягә эләкмәгән. Өч мотоциклдан торган төркемнең Измирдан Бодрум шәһәренә барышы булган. Төркия басмалары урнаштырган фотосурәтләргә караганда, һәлакәткә юлыккан ике көпчәкле транспортның номеры социаль челтәрләрдә еш күренгән мотоциклныкына туры килә. Озолина шундук һәлак булган. Төркиядәге коллегасы исә җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

“МотоТаня”ның “TikТok” социаль челтәрендәге аккаунтына – 5 миллион, “Инстаграм»* да – 1 миллион чамасы кеше язылган. Шулай ук ул телеграм-канал алып барган. Мотоблогер соңгы постларында Төркиянең Измир шәһәрендә төшерелгән кадрлары белән уртаклаша һәм тиздән Бодрумга барачагы турында сөйли. * Россиядә тыелган Meta экстремистик оешмасына карый 0

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/izvestnaya-baikersa-iz-rossii-mototanya-pogibla-v-dtp-v-turcii-5953476

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле