«Йөрмә болай, кырып ат…»

Шулай да, Руслан Кираметдиновның бу образын иң якын кешесе ошатмаган.

— Сакал-мыек үстерүем бернинди модага иярү дә түгел, фәкать күптәнге теләкне чынга ашыру гына. Электән үк үстереп карыйсы килгән иде, менә яздан бирле кырынганым юк. Сакал үстерү мәшәкатьле түгел дисәм дә, карап, тигезләп торырга кирәк. Чәч кистергәндә салонда матурлап җибәрәләр. Сакал үстергәч, тормышта нидер үзгәрде дип әйтә алмыйм. Шәригать буенча яшәмим, шуңа җаваплылыгын да тоймыйм. Дөрес, әти-әни: “Безнең нәселдә сакал үстерүче юк, йөрмә болай, кырып ат”, — дип бераз шелтә белдерде. Дуслар исә, килешә, ди. Ә менә иҗатымны яратучылар икегә бүленде: беришләре кыяфәтемне хупласа, икенчеләре сакал үстерүне өнәмәде. Әлеге болай йөрү үземә ошый, туйдырмады, — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-07-23/oshyy-tuydyrmyy-3858474

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле