Карлыганның кайсы файдалырак: карасымы, әллә кызылымы?

Белгеч сүзләренчә, кара карлыганда С витамины күбрәк, әмма кызыл карлыганның составында ашкайнатуны яхшыртучы органик кислоталар күбрәк.

«Кара карлыганда шикәр күбрәк, В витамины бар. Ике төстәге карлыганны чагыштырсак, кайбер факторлар буенча кызылы файдалырак. Анда органик кислоталар күбрәк һәм шикәр азрак. Кызыл карлыган йомшаграк, шуңа күрә аны ботаклары белән саталар. Ул үзенең кыяфәтен һәм үзлекләрен тизрәк югалта. Составында булган пектиннар артык шикәрләрне, холестеринны киметәләр һәм боларның барысын да организмнан чыгаралар», — ди Соломатина.

Эксперт билгеләп үткәнчә, кара карлыганда шулай ук А витамины бар, ул күзләргә уңай йогынты ясый һәм тирене яхшырта. Бу җиләкләрдә  булган рутин кан тамырларын һәм вак капиллярларны ныгытырга ярдәм итә.

чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147844/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле