Татар эстрадасы җырчысы татуировка ясаткан

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гыйматдинова күптәнге хыялын чынга ашырган.

«Тәвәккәлләдем. Үземнең чираттагы гештальтны яптым – татуировка ясаттым. Альбина – үз эшенең остасы. Супер нәтиҗә өчен рәхмәт», – дип мастерга рәхмәт сүзләре яза ул статусларында.

Лилия Гыйматдинова татуировканы аркасына, муеныннан аз гына аскы өлешкә ясаткан. Анда инглиз телендә: «Синең йөрәгеңне җырларга мәҗбүр итә торган эшләр эшлә», – дип язылган.

чыганак: https://intertat.tatar/news/tatar-estradasy-yrcysy-tatuirovka-yasatkan-5867441

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле