Сиринә Зәйнетдинова борынын «ясаткан»мы?

«Ясалган» кызлар заманында ул берүзе генә «ясалмаган» булып торып калмас инде.

Җырчының виртуаль дуслары аңа шушы һәм башка сорауларны юллаган.

  • Иң кыйбатлы сәхнә күлмәгегез күпме тора?

  • 70 мең.

  • Сез продюсер белән эшлисезме?

  • Әйе.

  • Сиринә, аз гына ябыгырга җыенмыйсызмы?

  • Кадерлеләрем, ярап булмас, күрәсең. Кайсыгыз: «Ябыкма, сиңа килешә», – ди. «Ябык», – дип әйтүчеләре дә бар. «Теш араңны яптыр», – диючеләр дә, «Яптырма», – диючеләр дә бар. «Елмаюга таныйбыз, синең «изюминкаң», – диләр.

  • Сезнең борыныгыз ясалган ахры. Майкл Джексонныкына охшаган.

  • Ай, үләм. Минем борыным ямьсезмени? Ясалмаган! Тумыштан шундый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-07-25/sirin-z-ynetdinova-borynyn-yasatkan-my-3860785

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

фото социаль челтәрләрдән

Бәйле