Яшь табибларның СВОда күргәннәре

Тормышымны үзгәртәсем килә. Инсафка Илүзәнең шул сүзе җитә кала: хәрбиләргә ярдәм итәргә ашкынып йөргән медбрат лаборант булып эшләүче хатынына СВО зонасына китәргә тәкъдим итә. Илүзә ризалаша. Донбасс җиренә аяк басу белән, Нуриевларның тормышы 180 градуска үзгәрә.

Тәвәккәлләү

25 яшьлек Илүзә – Балтач кызы, 23 яшьлек Инсаф Биектауда туып-үскән. 2023 елның 19 гыйнварында өйләнешкән Нуриевлар, төгәл бер елдан шул ук көнне махсус хәрби операциягә китәргә дип, Оборона министрлыгы белән контракт төзи.

– 2022 елның апрелендә Мариупольга медицина волонтеры буларак барган идем инде. Анда ике атналап булып кайтканнан соң, тагын барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Берничә мәртәбә талпынып карадым, тик килеп чыкмады. Йә эштән җибәрмиләр, йә башкасы, – дип искә ала Инсаф.

Илүзәгә махсус хәрби операция зонасына бергә барырга тәкъдим иткәндә, хатыны ризалашыр дип уйламаган ул.

– Тормышта ни дә булса үзгәртәсе килгән чаклар була бит ул. Менә минем дә шундый чагым иде. Нәтиҗәдә, яшәү рәвешебез дә, тормышка карашыбыз да, үзебез дә үзгәрдек, – ди Илүзә.

Үзара килешкәч, Инсаф атна буе Илүзәнең әти-әнисенә бу яңалыкны ничек җиткерермен икән дип борчылып йөргән. Чәчкәдәй кызлары бит!

– Аеруча әтисе ни әйтер икән дип курыктым. Ә аның беренче сүзләре: «Ярар, балалар, молодцы», – булды. Алай да була икән, дидем. Ә үземнең әни СВО зонасына волонтер буларак барганда катырак борчылган иде. Дөрес, бу юлы да җибәрәсе килмәде инде. Ләкин барыбер бу яңалыкны тынычрак кабул итте, – дип сөйли Инсаф.

Ул вакытта Илүзәнең энесе дә, контракт төзеп, СВОга китәргә йөри. Әниләре улы өчен борчылып йөргән арада, кызы беренче тәвәккәлли.

– Минем әти айга бер мәртәбә хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтә. Ул да – тәвәккәл, башына килгәнне шундук чынга ашыра торган кеше. Ул яктан мин аңа охшаганмын, – ди Илүзә.

Мәхәббәт булыша

Госпитальдәге караңгы палатада яшәү дә, көн саен тушенка ашау да, бик каты яраланган хәрбиләрне күрү дә түгел, иң авыры – әти-әнидән, туганнардан читтә булу.

– Ярый әти белән айга бер диярлек күрешеп торабыз. Ә әнине бик сагынам. Эш бик күп булган чакларда, әни белән икешәр көн сөйләшми торабыз. Бик авыр андый көннәрдә. «Булды, түзә алмыйм, әнине, аның тәмле ризыкларын сагынам», – дип еламсырап та алам. Ашаудан зарланмыйбыз анысы, тик әллә нигә бер булса да тушенка белән токмач урынына әни пешергән кайнар ашны ашап куясы килә… Ярый әле үзем генә түгел, янымда Инсафым бар, – ди Илүзә. Инсаф та шул сүзләрне кабатлый.

– Аңа авыр булганда, ул – минем янга, миңа авыр булганда, мин аның янына киләм. Бушанабыз. Рәхәт булып китә. Бөтен дөньясы безгә каршы булса да, без бергә. Миңа калса, иң мөһиме шул, – ди ул. – Гаиләләре читтә калганнар безгә көнләшеп карый хәтта. Алар ирләре яки хатыннары белән телефоннан сөйләшеп тора. Ара-тирә талашалар, бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтәләр. Аларны аңлап та була инде, чөнки анда рух ныклыгын саклау бик авыр. Мин дә – холкым буенча бик тиз кызып китүчән кеше. Ләкин Илүзә кирәкле вакытта кирәкле сүзләр табып, тынычландыра белә. Ул булмаса, берәр җирдә янып үлгән идем инде мин…

«Хәзер безгә бер-беребезне аңлар өчен сүзләр дә кирәкми, гадәти тормышта мондый мөнәсәбәтләргә ирешү өчен, бәлки, еллар кирәк булган булыр иде», –  ди яшьләр.

«Без анда кирәк»

Нуриевлар белән без вакытлыча ялга кайткан көннәрендә очрашып сөйләштек. «Кире китәсегез киләме?» – дип кызыксынабыз.

– Килә. Чынлап. Без анда кирәк. Медицина өлкәсендә эшләүчеләр өчен кирәклегеңне тою – үзе бәхеттер ул, – ди Илүзә.

Хәзерге вакытта алар стационар госпитальдә җиңелчә яраланган хәрбиләрнең физик һәм рухи сәламәтлеген кайгырта. Килгәч, госпитальнең сортировка бүлегендә эшләгәннәр.

– Анда бөтен төр яраланучылар эләгә иде. Без аларны, хәлләренә карап, төрле бүлекләргә җибәрү белән шөгыльләндек, – дип сөйли Инсаф. «Андагы хәлләрне күргәннән соң, монда күңелсез, «скучно» хәтта», – ди Илүзә, уенын-чынын бергә кушып. Күпләрне тән ярасыннан бигрәк җан ярасы борчый. Шәфкать туташы гына түгел, дус та, психолог та булырга туры килә аңа. Ә Илүзәне хәрбиләр ярата. «Бүген сменада сезме?» – дип кенә торалар, ди. Дөресен генә әйткәндә, аннан бөркелгән җылылыкны без дә тойдык. Тормышка гел елмаеп карыйдыр төсле ул. Ләкин иң авыр мизгелне хәтерендә яңартканда, Илүзә боегып алды.

– Һәлак булган хәрби турындагы мәгълүматны беренче тапкыр бланкка тутырган көнем әле дә хәтердә. «Причина смерти», «Куда направлен – в морг» кебек юлларны язгандагы хәлемне үзем генә беләм. Аңа кадәр мин ДРКБның кан салу үзәгендә эшләдем. Анда да без ярдәм итә алмаган сабыйларны күрергә туры килә иде. Ләкин ул чакта мин вакыйгалардан читтәрәк калганмын. Монда исә барысы да күз алдында, – дип сөйли ул. – Хәзер инде азмы-күпме ияләштем. Бик авыр хәлдәгеләр дә үлемнән көчлерәк булып чыга. Андый чакта үзем белән горурланып та алам. Кемнеңдер тормышы өчен көрәшкә кечкенә булса да өлешем керә бит.

Үз эшләрен җиренә җиткереп башкарудан тыш, Инсаф белән Илүзәгә беренче мәлләрдә атыш тавышына да ияләнергә туры килә.

–  Дөрес, без кая, нинди урынга баруыбызны аңлап бардык. Башта тынгысызрак иде, хәзер инде тынычрак. Ләкин бу әле иркенләп йөрибез дигән сүз түгел. Гел уяу булырга кирәк. Ул-бу була калса, иң кирәкле әйберләр әзер торырга тиеш, – ди Инсаф.

Бурыч

Анда тормышка җиңелрәк карый башлыйсың. Инсаф белән Илүзә берничә ай эчендә кичергән эчке үзгәрешләре турында да сөйләде.

– Безне күргәч, дусларыбыз: «Сезнең күз карашыгызга кадәр үзгәргән, олыгаеп киткәнсез», – диләр. Тормышка караш, чыннан да, үзгәрде. Менә хәзер, шушы мизгелдә каяндыр нәрсәдер очып төшә дә… Бетте. Анда гомернең бер мизгел икәненә төшенәсең. Җыен юк-бар өчен борчылырга кирәкме миңа, гомумән? Кем беләндер талашып, әйткәләшеп, вакыт әрәм итүдән ни файда? Менә шулар турында уйлана башлыйсың, – ди Илүзә.

Мөгаен, күпләр өчен яшьләрнең бу адымга барулары каһарманлык, батырлык булып тоеладыр. Үзләре исә бөтенләй дә алай дип санамый.

– Тыныч тормышта да кеше гомере хакына хезмәт куйган булыр идек. Шартлар гына аерыла бит. Бу – безнең бурыч, – ди Инсаф. Хәрбиләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү теләге белән чыгып киткән Нуриевлар әйтүенчә, анда тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә.

– Яшерен-батырын түгел бит инде, күпләр махсус хәрби операциягә маясына кызыгып та китә. Түләү чынлап та яхшы бит. Ләкин анда барып, бераз торуга, ул акчалар кыйммәтен бөтенләй югалта. Кемнәрнеңдер счетында миллионнар ятарга мөмкин. Ә алар аңа бөтенләй кирәкми. Аның бердәнбер теләге – исән калу, – ди алар.

Әңгәмәбез ахырында иң зур хыяллары турында да сөйләделәр. Ә ул күпләрнеке белән тәңгәл киләдер.

– Дөнья тынычлансын иде! Япь-яшь егетләр өйләренә кайтсын иде… Госпитальгә 2004–2005 елгы егетләр дә эләгә. Госпитальдән чыкканда, мин аларга: «Кабат күземә күренмәгез», – дим. «Башка күрәсегез килмимени?» – дип сорыйлар. «Юк, – мин әйтәм, – сезне түгел, яралануыгызны күрәсем килми…»

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147944/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле