Күпме йокларга кирәк?

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тиешенчә йокламау сәламәтлеккә куркыныч белән яный дип белдерде.

«Тәүлегенә 6 сәгатьтән кимрәк йоклаган кешеләр 48 процентка — йөрәк-кан тамырлары авырулары, 30 процентка иртә үлем куркынычына ия»,- дип белдергән ул «Сәламәт җәмгыять» форумында чыгыш ясаганда.
Ул шулай ук тәүлегенә 5 сәгатьтән азрак йоклаучы кешеләрдә симерү ихтималлыгы 50 процентка югарырак дип тә әйткән. Моннән тыш, хроник стресс та сәламәтлеккә зур йогынтысын ясамыйча калмый — ул йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын 40-60 процентка кадәр арттыра.
Организмны ял да иттерә белергә кирәк шул…

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2024-07-26/k-pme-yoklarga-kir-k-3862564

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле