«Башкорт хуҗабикәсе» туйган!

Бездән киңәш сорый. Ни диябез?

«Дусларым, вайннарда төшә торган образымнан ничек туйганымны белсәгез иде. Бу халат һәм яулыктан туйдым. Образымны үзгәртәсем килә. Үзгәрешләр телим, ләкин нидән башларга да белмим. Бөтенләй яңа юнәлештә эшләп карыйсым, тормышымны үзгәртәсем килә.

Миңа калса, андый уйлар вакыт-вакыт бөтен кешеләрдә дә туадыр. Мин образымны үзгәртү турында даими уйлыйм һәм гел тупикка килеп терәләм. Минем халатлы вайннарым инде кешеләрне дә туйдыргандыр дип уйлыйм. Ярдәм итегез миңа!

Сторисларым да туйдырды. Көне-төне аш бүлмәсе, шәһәр, съемкалар, аш бүлмәсе һәм тагын аш бүлмәсе. Миңа кайвакыт бер үк сүзләр сөйлим кебек тоела башлый. Хәтта видеолар төшерү манерам да шул ук. Бер үк рецептлар, бер үк конфликтлар, бер үк локацияләр һәм кешеләр. Мин сезне генә туйдырып калмадым, үзем үк үземнән туйдым. Нәрсә эшләргә?» – ди Миләүшә һәм бездән киңәш көтә. Кем беренче?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-07-27/bashkort-hu-abik-se-tuygan-3863649

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле