Татарстанда җиде машина катнашында авария булган

Буага керә торган юлда җиде автомобиль катнашында авария булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Йөк машинасы юл эшләре вакытында куелган светофор алдында торган машиналарга килеп бәрелгән. Авария урынына Буа шәһәре прокуроры Тимур Фатыйхов килгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148102/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле