Айдар Галимовның кызы Айгизә мөһим кастингны уза алмаган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова «Халык кастингы» («Народный кастинг») шоуында катнашкан.

«Айгизә кастингка Екатеринбург шәһәренә барган һәм «IOWA» төркеме җырын башкарган. Ләкинн жюри җырчыны проектка алмаган. Шуңа да карамастан, Айгизә күңелен төшерми. Ул үзен Уфада узачак кастингта тагын бер тапкыр сынап караячак. Айгизә бүгенге көндә Уфада яшәп иҗат итә», – дип яза канал.

Айгизә – татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлый. Ул халыкны үзенең гадәти булмаган образлары, тәнендәге күпсанлы татуировкалары һәм ачык киемнәр яратуы белән дә җәлеп итә. Артык «кыю» фотолары, образлары өчен аңа еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Җырчыны әтисенең йөзенә кызыллык китерүдә гаеплиләр.

чыганак: https://t.me/ipteshler/16201

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле