28 июльдә Петербургның төньягында бер фатирда 3 хатын-кыз мәете табылган. Алар апалы-сеңелле булган.
«Фонтанка» басмасына билгеле булганча, кичке 8ләр тирәсендә полициягә бер ир-ат шалтырата. Ул Приморский районында яшәүче апаларының фатирына килүен һәм шунда 3 мәет табуын сөйли.
Урынга тикшерүчеләр бара. Биредә 19, 29 һәм 35 яшьлек хатын-кызларның үле гәүдәсе булуы ачыклана. Тышкы яктан караганда, аларны көч кулланып үтермәгәннәр. Торак бинаның яхшылап караганнар, бернинди шикле әйбер дә тапмаганнар.
Мәетләрне моргка илткәннәр. Шунда аларның үлеменең төгәл сәбәбе ачыкланачак, диелә хәбәрдә.
чыганак: https://www.fontanka.ru/2024/07/28/73888241/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday