Суган кабыгын ташламагыз!

Ярдәме тияргә мөмкин.

*Суган кабыгы — эч йомшарту, сидек кудыру, үт кудыру чарасы. Шулай ук витаминнар запасы, микробларга каршы торырга, кан тамырларын ныгытырга булыша.

*Еш ангиналар белән интеккәндә ярдәмгә килә. Моның өчен суган кабыгына кайнар су салып төнәтегез һәм шуның белән тамакны чайкатыгыз.

*Томау борчыганда яхшы чара. Кайнап торган суга 4 аш кашыгы вакланган суган кабыгы салыгыз һәм пар өстендә 3-5 минут сулагыз.

*Ютәлләгәндә ярдәм итә. 2 аш кашыгы кабыкка 2 стакан су салыгыз, 15 мин кайнатыгыз, сөзеп алыгыз. Ашарга 30 минут кала көненә 3 тапкыр 1/4 стакан җылы килеш эчәргә кирәк.

*Бөерләр, сидек куыгы авыртканда булыша. 3 чәй кашыгы вакланган кабыкны 2 стакан кайнап торган су белән пешерегез һәм 30 минут төнәтегез. Кискен цистит булганда, көнгә 2 тапкыр 50 мл күләмендә кабул итегез. Хроник булганда-көнгә 3-4 тапкыр 2 аш кашыгы 10 көн.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-07-30/sugan-kabygyn-tashlamagyz-386
7362

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле