Татарстанда урамнан баручы ике ир-атны берьюлы яшен суккан

Лаеш районындагы Столбище авылында ике ир-атны берьюлы яшен суккан. Аларны ашыгыч ярдәм белән республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Ике эшче ир-ат яшенле яңгыр вакытында имгәнгән. 39 яшьлек ир-ат бик каты пешкән, аның хәле бик авыр, хәзер реанимациядә ята. 52 яшьлек ир-ат аяклары оюга һәм авыртуга зарлана. Аның хәле стабиль. Бу ир-ат махсус бүлектә, аны табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, ир-атлар авылда яңгыр вакытында урамнан бара торган булган. 39 яшьлек ир-атның тәненең 30 проценты 1-2 нче дәрәҗәдә пешкән.

чыганак: https://tatarstan24.tv/news/incident/molniya-ranila-dvukh-muzhchin-v-sele-stolbishche

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле