«Менә дигән ирләрне юлдан яздыралар»

«Хатын-кыз ялгыз яши ала ул, ә менә ир-егеткә авыр».

«Ирләр үлеп китсә — хатыннар яши ала, ә менә ирләргә ялгыз авыр. Абыем 50 яшендә ялгыз калды. Яше дә олы түгел бит! Балкып йөргән абыем картайды да куйды. Хатын алырга кирәк, дибез. Әйе, кирәк ди, хатынымны һаман яратсам да, ялгызыма бик авыр, ди. Балалар да килми, оныкларны алып килми, ди. Өйдә күңелсез, уңайсыз, дигәннәр алар.

Үзебез хатын эзли башладык. Ялгыз хатыннар бик күп, әмма яхшыларының берсенең дә кияүгә чыгасы килми. Бер көн абыемның бер хатын белән яши башлавын ишетттек. Сөендек. Ләкин соңрак танышлар аларның икәүләп эчеп ятуын җиткерде. Бардык. Коточкыч иде. Өйдә бардак, пычрак, ис. Бер ай эчендә балкып торган йорт «бомжатникка» әверелде. Теге хатын бик эчәргә ярата икән. Куып кайтардык. Өйне чистарттык. Ләкин берничә көннән тагын бергә эчеп ятуларын ишеттек. Тагын бардык. Бу юлы абый безне кертмәде, көрәк тотып каршы чыкты. «Китегез, миңа аның белән рәхәт, берүзем бөтенләй сулам», — ди.

Абыем вахта белән күп акча эшли. Ләкин нормаль хатын табып булмый иде микәнни? Кызлар, ялгыз булуы авыр бит. Ирем йөз яшәсен, ләкин берәр нәрсә булса, мин кияүгә чыккан булыр идем. Иремә дә әйтеп куйдым, әгәр мине югалтса — өйләнсен. Ни өчен ялгыз яшисез? Менә дигән ирләрне шушы эчкече хатыннар акылдан яздыра бит».

Бу хат, чыннан да, уйландыра. «Ирне — ир иткән дә, чир иткән дә» хатын диләр бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-07-31/men-dig-n-irl-rne-yuldan-yazdyralar-3868331

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле