Казанда ир-ат белән хатын-кыз ток сугудан үлгән


Татарстанда трансформатор будкасына кергән ир-ат белән хатын-кыз үлгәннән соң, җинаять эше ачылган.

Фаҗига Казанның Мусин урамында була. Бу кешеләр трансформатор будкасына керә, аннары шаһитлар шартлау тавышы ишетә.

«Ир белән хатынның киемнәре янып беткән диярлек. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Хәлләре бик катлаулы була», – дигәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бүген билгеле булганча, ТР Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Трансформатор будкасы бикле булуын контрольдә тотмаган кешене җаваплылыкка тартачаклар. Ир-ат хастаханәгә салгач ук үлгән, хатын-кыз исә 4 көннән соң вафат булган, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-tokom-udarilo-parocku-zalezsuyu-v-transformatornuyu-budku-5952424

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле