Руслан Кираметдинов беренче гаиләсенә кагылышлы үкенечләрен яшерми.
Җырчы Руслан Кираметдинов «Идел» журналына биргән видеоәңгәмәдә элекке хатыны Илмира Нәгыймова белән аерылышырбыз дип уйламавы, аңа ышанып яшәве хакында әйтеп үткән.
-
Гаилә корып яши башлагач, балалар да булгач, бөтен әйберне бергәләп эшлисең, бергәләп уйлыйсың. Әйе, кайвакыт фикерләр туры килми. Ләкин, минем уйлавымча, хатын-кыз барыбер сабыр итәргә тиеш. Булып чыкмый икән, соңрак булып чыгар. Ләкин кемгәдер мөрәҗәгать итеп, иреңнән читтә нидер эшләү була алмый.
-
Бөтен серләрне уртага салып сөйләшә идек, дисең. Ә аерылашачагыгызны белдеңме соң син?
-
Белмисең… Чөнки озак еллар бергә яшәгәч, балалар да булгач, син бер атнадан аерылышам дип уйламыйсың да. Кешегә ышанасың, андый әйбер булмас дип ышанасың. Ләкин тормыш шулай корылган, – дигән ул.
чыганак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-ozak-ellar-berga-yasagac-ber-atnadan-aeram-dip-uilamyisyn-da-5867599 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday