Тагын бер поезд йөк машинасы белән бәрелешкән

Пермь краеның Горнозаводск районында “Уренгой – Мәскәү” 11 нче поезды йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариягә машина йөртүче гаепле: ул тимер юл аша тиешсез урыннан чыгып китмәкче булган. Биредә хәрәкәт туктатып торылган. Төбәк губернаторы Дмитрий Махонин әйтүенчә, пассажирларга зыян килмәгән.

Гадәттән тыш хәл бүген Мәскәү вакыты белән 5:35 сәгатьтә “Европейская” – “Усть-Тискос” станцияләре арасында килеп чыккан. Йөк машинасы тиешсез урыннан тимер юл аша тиз генә чыгып китмәкче булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүчегә зыян килгән.

Тимер юлчыларның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, поезд тимер юлдан килеп төшмәгән, әмма локомотивка зыян килгән. Йөк машинасы электровоз астында кысылып калган.

Губернатор Махонин сүзләренә караганда, төбәктә авариянең бөтен нечкәлекләрен ачыклау өчен оператив штаб булдырылган.

“Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк. Поезд “Европейская” станциясенә китерелде. Кирәкле барлык ярдәм күрсәтәчәкбез”, – дип язган төбәк башлыгы үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез: әле бу дүшәмбедә генә Волгоград өлкәсендә шундый ук очрак булган. “Казан-Адлер” пассажир поезды КамАЗ белән бәрелешкән. Анда 150гә якын пассажирга зыян килгән.

чыганак: https://www.gazeta.ru/social/news/2024/08/02/23591533.shtml

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле