«Улымны өйләндереп булмый…»

«Бу нинди замана?!»
«Улыма 31 яшь. Программист, өйдән эшли. Бер кыз белән дә йөрми. Алдына ашарга китереп куйсаң — ашый, ашатмасаң утыра. Чәчең үскән — кистер, мунчада юынып чык, дип талкып торырга кирәк. Акчаны әйбәт эшли, миңа: «Әни, җитте, эшләмә, ял ит», — дип үгетли. Путевкалар алып бирә. Ә мин кеше белән аралашмый яши алмыйм. Ярый мин, ә ул нәрсә эшләр? Өйләнергә кирәк дисәм — нигә кирәк ул, ди. Миңа оныклар кирәк дисәм, — нәрсәгә, ди. Үзенең дөньясында яшәп тик ята шулай. Искиткеч замана җитте бит! Элек яшьләрне өйдә тотып булмый иде. Ә хәзер алар бер-берсе белән дә кызыксынмый…»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-02/ulymny-yl-nderep-bulmyy-3871193

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле