Махсус хәрби операциядә катнашкан Фидәил: «Беттем дигәндә генә исән каласың»

Балтач районында яшәүче Фидәил Хәсәновның махсус хәрби операциягә китүенә көзен ике ел тула. Гел алгы сызыкта хезмәт иткән егет быел февральдә минага эләгеп, сул аяксыз калган. Ничек итеп ышанычны, ихтыяр көчен югалтмау турында аның үзеннән сораштык. Хәзер протез ясатып йөргән мәле.

Сул аягының яртысы булмаса да, Фидәил үзен тыныч тота. Әллә егетлек хисе үзенекен итә, әллә сабырлыгы зарланырга ирек бирми. Махсус хәрби операциядә тормышның ачысы-төчесен күреп чыныкканга да фаҗигане җиңелрәк кабул итә, күрәсең. Тик көннәр үткән саен, иртән киеп, кич сала торган аяк белән гомер итәргә туры киләчәге ешрак искә төшә икән. Тормыш итәргә кирәк бит. Аңа әле 31 яшь кенә. Исәбе – биш ел хезмәт куйган сөт-май комбинатына кайтып, эшен дәвам итү, гаиләсенә терәк булу.

– Безне Кременная шәһәре тирәсенә «передовой»га җибәргәннәр иде. Сазлыклы җирләр бу. Каршы як белән ике арада нибары 50 метр гына. Рациядән сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Кайчак шуышып килеп гранаталар да атып киткәлиләр. Квадрокоптерлар бертуктаусыз әрле-бирле очып тора. Баш күтәрергә дә ирек бирмиләр. Башта өскә кайчан төшәрләр дигән курку бар иде. Бер елдан техника куәте буенча көндәшләрне узып киттек, – дип, Фидәил хәрби операциядәге иң авыр чагын искә төшерде. – Аяксыз калган көн 2024 елның 14 феврале иде. Ай буе карлы яңгыр яуды, җир катмады. Барасы юлымда агач ауган. Шуны читләтеп үтим дигәндә яфрак астында калган минага бастым. Тотып караганда аякның табаны юк иде инде. Бер аякта сикереп блиндажга киттем. Үземә жгут куйдым. Иптәшләрем авыртуны баса торган укол кадап, эвакуация бригадасын чакыртты. Ике егет үзен кызганмыйча, сигез сәгать буе сазлыктан өстерәп барды. Аннан Рубежное шәһәрендәге госпитальдә операция ясадылар. Аяксыз калуны фаҗига итеп кабул итмәдем. Яра мине коткарды гына дип уйлыйм. Башка җирдән кереп китсәм, бәлкем, исән дә калмаган булыр идем. Аякны ике тапкыр кистеләр. Сул аягым тездән юк. Сызлавы алай куркыныч түгел, түзәрлек. II төркем инвалид мин хәзер.

«Гомер бетмәгән булса, әллә нинди ут-сулардан да чыгасың. Беттем дигәндә генә исән каласың». Фидәил сүзләре бу. Мәрхүм абыстай әбисе, мулла бабасы өйрәткән догаларны кабатлап, күңеленә тынычлык тапкан ул. Нинди шартларда яшәгәннәр? Сусыз, ризыксыз тилмермәгәннәрме?

Бу хакта ул болай дип сөйләде:

– Блиндажда ятканда бәдрәфкә дә барып булмый. Бер кеше саклап тора. Ике-өч кеше чыкканын күрсәләр, көндәшләр ата башлый. Безнең түбә  ботаклардан гына ясалган. 4 квадрат метрлы блиндажда икешәр-өчәр кеше яши. Алай отышлырак. 20–30 кеше яшәгәндә снаряд төшсә, бөтенесе харап булачак. Консерв, тушенка, киптерелгән аш ашап тамак ялгадык. Күпчелек өйдән җибәрелгән посылка, гуманитар ярдәм коткара. Анда шешәләрдә су да була. Моның өчен якташларыма рәхмәт. Берәр капчык ипи китерәләр. Шуны бүлешергә туры килә. Алгы сызыкта ашарга пешерү өчен су юк, газның күләме чикле. Блиндаждан каядыр чыгып-кереп йөрү – үзе бер лотерея. Исән кайтасыңмы, юкмы – билгесез. Юллар снарядлардан тишкәләнеп беткән. Ашарга чыкканда үлүчеләр дә булды. Якыннар белән аралашу өчен телефон тоткан җиргә өчәр чакрым үтеп бара идек. Кош теле хәтле генә булса да хәбәр җибәрү өчен бу. «Бар да әйбәт. Без исән-сау». Газизләребезгә шул да җитә. 2–3 атнага бер мәртәбә булса да элемтәгә чыга идек.

Фидәил үзе – Курмала авылы егете. Дүрт малай, бер кыз үскәннәр. Энекәше Әмиргә дә повестка килгән булган икән. Әмма бер гаиләдән икәү булгач, берсен җибәрмәгәннәр. Фидәил 2022 елның 27 сентябрендә мобилизацияләнгән. Армиядә БТРда пулеметчы булып хезмәт иткән. Бәлкем, шуңа да нәкъ менә аны сайлаганнардыр. МХОда ул – пулеметчы, квадрокоптерлар белән эшләгән.

– Мин киткәндә, кызым Фирүзәгә – 3, улым Илзатка 5 яшь иде. Иң авыры гаилә белән аерылышу булды. Балаларны кочаклаганда, күзгә яшьләр килде. Башка беркайчан да күрмәм кебек тоелды. Шушы вакыт эчендә ике тапкыр ялга кайтып киттем. Балалар ике яшькә үсте инде. Улым быел 1 нче сыйныфка бара. Балаларны тәрбияләгән өчен хатыным Гөлчәчәккә рәхмәт. Балтачта яңа йорт төзеп, бер ел гына яшәргә өлгергән идек. Алга таба үз нигезебездә шау-гөр килеп яшәргә язсын, – ди ул.

Махсус хәрби операциягә барып, бер ай үтүгә, аларны Украина чигенә җибәрәләр. Луганск өлкәсенең Сватово шәһәре тирәсендә биш ай буе алдынгы сызыкта була ул. Хәрбиләр шушы вакыт эчендә линиядән нибары өч мәртәбә генә юынырга чыккан.

– Без моны иң куркыныч урын дип уйлый идек. Юк, алай ук булмаган икән. Дөрес, югалтулар да булды. 7 иптәшебез үлде. 50ләбе яраланды, – ди Балтач егете беренче тәҗрибә турында. – Ярты елдан соң икенче линиядә тордык. Анда тынычрак иде. Яраланучылар күп булмады. 2023 елны Купянск юнәлешенә күчерделәр. Анда күпкә катлаулырак иде. Ун көн эчендә ярты батальонны югалттык. Арада гомерләрен аямыйча көрәшкән Балтач егетләре дә бар иде. Иң мәхшәре – Кременнаядагы сазлыкта. Бу хакта әйттем инде.

Фидәилдән медальләре турында да сораштырдык. «Бер генә медалем бар. Балаларга күрсәтергә, Ватан кадерен аңлатырга шул да җитә. Без медаль өчен көрәшмибез. Илне халкыбыз, гаиләләребез тыныч яшәсен дип саклыйбыз бит. Солдатлар яраланганда, тизрәк күтәрәсең дә йөгерәсең. Барысын да коткарып каласы килә. Үзең турында уйлау юк. Барыбыз да шундыйлардан», – ди бер аягы гына булып та, күңел көрлеген югалтмаган Фидәил.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148544/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле