Хатыны кочагында үлгән

Салаватта булган бу хәл бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Шушы шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек кеше суд каршына басачак. Ул үтерүдә гаепләнә. Бу хакта республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте сөйләде.

Фаҗига 26 апрельдә Калинин урамында спиртлы эчемлекләр кибете янында була. Исерек ир-ат 39 яшьлек хатын белән аның өенә кайтырга теләмәве аркасында ачуланышкан. Ул аны асфальтта сөйрәп йөрткән, шулай ук куллары һәм аяклары белән аның башына, муенына һәм гәүдәсенә күп тапкырлар суккан. Шуннан соң пар шул ук урамдагы йортта үзләре арендага алган фатирга кергән.

Коточкыч вакыйганың шаһитлары полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Хокук тәртибе сакчылары подъездда кан эзләре күргән, ә фатирга менгәч, йоклап яткан исерек сөйгәненең кочагында үле хатынны тапканнар…

Шушы көннәрдә җинаять эше судка җибәрелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-08-06/hatyny-kochagynda-lg-n-3874393

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле