Сыр — тешләрне кариестан саклый

Олы яшьтәгеләр өчен ул бик файдалы.

Сырларның төрле сортлары була. Ә сез каты сортлы сырны ешрак ашагыз, чөнки андыйның файдасы күбрәк.

Сырның каты сортлары иммунитетны ныгыта һәм хәтта кәефне дә күтәрә дип санала. Гомумән алганда, сыр – организмда бик тиз үзләштерелә торган искиткеч шәп аксым чыганагы.

Сыр сөякләрне ныгыта. Бигрәк тә ул өлкән яшьтәгеләргә файдалы. Сырда шулай ук кальций, магний, цинк һәм A, D һәм K витаминнары бар, шуңа күрә ул остеопороз авыруыннан саклый.

Сыр еш ашаган кешенең тешләрне дә сәламәт була.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-08-04/syr-teshl-rne-kariestan-saklyy-3872622

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле