Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә күңелсез хәл

Ләйлүш елый…

Җырчылар Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев берсеннән-берсе талантлы өч ул, бер кыз тәрбияли. Аларның матур итеп татарча сөйләшүләрен, җырлауларын күреп, кем генә сокланмас… Күзләр генә тидеме икән әллә?

Бер көн элек кенә Ландыш балалары белән шаярыша-шаярыша утын ташыган видео куйган иде. Инде кичә — күңелсез яңалык. Гомәр кулын имгәткән, Ләйлә энесен кызганып үкереп елап утыра.

«Балалар үскәндә нәрсә генә күрмисең. Егылулар да, киселүләр дә, сынулар да. Иң мөһиме, үтә торган булсын һәм менә шундый борчылучы абый-апалар, эне-сеңелләр булсын», – дип яза Ландыш.

Сау-сәламәт булыгыз, балалар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-07/landysh-nig-m-t-anova-gail-send-k-elsez-h-l-3875827

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле