«Иремнең беренче хатыны белән бергә яшибез»

«Бианама әйтсәм дә берни үзгәрми».

«Мин — иремнең икенче хатыны. Тәүгесе белән без танышканга кадәр аерылганнар иде. Иремнән сәбәбен сорасаң — шулай килеп чыкты инде, ди. Бер уртак кызлары бар. Безгә килеп йөри, бер каршылыгым юк, матур аралашабыз. Ә менә элекке хатыны нервыны ашый.

Аерылганнарына 8 елдан күбрәк. Һаман ла иремнең туганнары белән аралаша. Ярый, аралашсын да ди. Кунакларга килеп утыра! Утырабыз бер өстәл артында, ирем, мин һәм аның элекке хатыны. Миңа кыен. Үзен килен кебек тота. Олылар икебезгә дә «килен» дип эндәшә. Икебез дә әйләнеп карыйбыз. Алай булмый бит. Бианама әйтсәм — нишлим соң, шырпы кебек ябешә бит, куыйммы мин аны, унайсыз бит, ди. Ә миңа ничек авыр. Кунакларда һаман да хатыны кебек хәбәр сөйли. Иремә: «Син нык майлыны ашама, ярамый, күп эчмә, иртән эшкә тора алмассың», — дип акыл өйрәтә. Соң аерылгансың бит инде, әнә кит тә бар. Хәзер алар синен туганнарың, гаиләң түгел, ят кешеләр алар сиңа! Кайвакыт, чыннан да, аның белән бергә яшәгән кебек. Әзрәк горурлык та кирәк бит!»

Тормышта төрле хәлләр бар. Шулай да беренче хатынны аңлавы авыр…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-07/iremne-berenche-hatyny-bel-n-berg-yashibez-3876053

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле