Татарстанның атказанган артисты рак белән авыруын хәбәр иткән

Австралиядә яшәгән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова ямаш шеш белән көрәшә. Артист начар хәбәрләрне үзенең туган көнендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә җиткерә.

«Төрле елларда минем туган көнем төрлечә уза иде. Алтай тауларында ялгызым гына йөрүдән башлап, Будапешт янындагы калкулыклардагы ритуалларга кадәр. Ә бүген мин Питер Мак онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам.

Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел. Калган гомеремнән тәм табып яшәргә тырышканга, сезнең миңа зур булмаган бүләк ясау мөмкинлегегез бар. Ул миңа медицина чыгымнарын аз булса да киметергә һәм минем терелү мөмкинлекләремне арттырырга ярдәм итәр иде.

Мин беләм, сезгә барыбер түгел һәм сез хәзер шокта. Мин дә, ышаныгыз. Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин бик теләп биредә озаккарак калыр идем.

Тагын берничә җыр җырлыйм, табигатьтә йөрүләрдән ләззәт алам, бәлки әле сәяхәткә дә чыгып китәрмен. Нәрсәдер миңа моның мөмкин булуын әйтә.

Әгәр дә сезнең могҗизалы терелү тарихларыгыз һәм серләрегез бар икән, бүлешсәгез иде. Дәвалаучылар, шаманнар, могҗизалы дарулар турында да тыңларга да әзермен. Хәер, мин күп нәрсәләрне эшләп карадым кебек инде. Аерым-аерым җаваплар яза алмыйм, ләкин мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Мин моны тоям. Мин дә сезнең барыгызны да бик яратам», – дип яза Зуля инглиз телендә.

Зуля Камалова Австралиядә яши. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде. Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченеп китә. Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра башлый. 2001 елда Австралиядә «Ел җырчы хатын-кызы» номинциясендә җиңгән. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкальчартларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый. 2006 елда туган кызы Зифа исемле.
Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова рак белән авырый: «Китәргә туры килсә, китәчәкмен»

чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstannyn-atkazangan-artisty-rak-belan-avyryi-kitarga-tury-kilsa-min-kitacakmen-5867743

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле