Хәлләре шәптән түгел

«Мин маҗараларсыз йөри алмыйм инде», — ди Гөлназ.

Гөлназ Асаеваның ире Вилдан белән Мисырга ялга очулары турында язган идек. Гөлназ иренең туган көненә шундый бүләк ясаган. Ләкин ял уңышлы гына  бармый әле. Чөнки алар авырып киткән. Гөлназ үзен начар хис итә, урыс әйтмәшли «не то съели».

«Минем һәрвакыттагыча инде. Эчем авырта, күңелем болгана. Агуландым бугай. Мин маҗараларсыз йөри алмыйм инде. Температурам 38,5. «Нимесил» белән генә төшерә алдым. Вилданның да эче авырта. Ярый инде аның температурасы юк бугай», – дип сөйли ул сторисларында.

Җырчылар мондый хәлгә бик  борчыла. «Әле тагын 3 көн ял итәсебез бар. Унысы гына кайтабыз», – ди Гөлназ Асаева.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-08-08/h-ll-re-sh-pt-n-t-gel-3877039

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле