Гаиләдә кем баш?

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин бик кызу кеше икән. Ә болай караганда «ак һәм йомшак» кебек…
– Радик, тормыш иптәшегез дә бик тыйнак, үзегез дә бу хакта бик сөйләмисез кебек. Гаиләдә кем баш соң?

– Тормыш иптәшем белән киңәшләшеп карарлар кабул итәбез. Гаиләдә мин баш дип кенә яшәп булмый. Кайвакыт юл куярга да кирәк.

– Сез кызу канлы кешеме?

– Әлбәттә! Минем белән эшләгән кешеләр бу хакта бик яхшы белә. Без барыбер бер төркем булып эшлибез. Бер, ике тапкыр әйтеп аңламасалар, өченче тапкыр җитди сөйләшү булачак.

– Җырларны яңартып чыгару белән дә шөгыльләнәсез. Моңа җырчылар каршы килмиме?

– Бер җырга да авторларыннан рөхсәт алмыйча, документаль яктан килешмичә тотынмыйм. Көй һәм сүзләр авторы белән килешкәч кенә эшли башлыйм. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов башкаруында “Уфтанма” җырын да үз стилемдә ясадым. Бу һичшиксез легендар җыр, шуңа күрә аңа алынгач, сыйфатсыз әйбер ясарга кулым да бармады. Салават абый белән җыр буенча алдан килештек, бернинди проблемалар булмады», — дигән ул.

Ә сезгә Радикның иске җырларны яңартып җырлавы ошыймы?

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elvin-grei-ber-ike-tapkyr-aitep-anlamasalar-ocence-tap

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле