Үсмер, су коенырга җибәрмәгән өчен әбисен үтереп, мәетне тураклаган

Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә бер үсмер, әбисен үтереп, мәетне тураклаган да, җәсәд калдыкларын төрле җиргә ташлап киткән.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, икенче августта кичен әби белән оныгы арасында кара тавыш чыккан. Үсмер, әбисенең пляжга җибәрмәвенә нык ачуы чыгып, аңа пычак белән кадаган. Шуннан соң, мәетне тураклап, бер өлешен сусаклагычка, икенче өлешен чүп контейнерына ташлап киткән.

Өченче августта үсмернең әнисе, әби кешенең юкка чыгуына борчылып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Эзләү барышында һәлак булган хатын-кыз мәетенең калдыклары табылган.

Оныгы, үтерүдә шикләнелеп, кулга алынган. Сорау алуда үсмер үз гаебен таныган. Аңа “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/21557747

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле