«Кайнанам мин биргән бүләкләрне башкаларга тарата, чөнки мине чит кеше дип саный…»

Кияүгә чыкканда, мин кайнанамны икенче әнием булачак дип нык ышанган идем. Ул миңа бик мәрхәмәтле, киң күңелле булды, аннан бервакытта да мыскыллау, кимсетү, ризасызлык, кыек сүз ишеткәнем булмады. Хәтта ирем белән ачуланышкан чакларда да, кайнанам минем яклы булды, мине рәнҗеттермәде.

Кызганыч, мин үземнең әнием белән аралашмыйм диярлек. Ул гаиләсе, балалары урынына аракыны сайлады. Шуңа күрә мин кайнанама шулай якынайганмындыр, күңел җылысы, әни назы эзләгәнмендер инде.

Аны ничек якын итүемне төрлечә күрсәтергә теләдем. Ул нык кына чирләп ятканда, өй эшләрендә булыштым. Хәтта, үзенә генә күңелсез булмасын дип, хастаханәләргә дә гел аңа ияреп бара идем.

Әлбәттә, яратуымны, хөрмәт итүемне кайгыртучанлык белән генә түгел, ә төрле бүләкләр биреп тә күрсәтәсем килде. Туебыздан соң, кайнанамның беренче туган көненә бик матур, зәвыклы һәм шактый кыйммәт кашемир яулык бүләк иттем. Ул шундый йомшак, җылы һәм бик нәфис алсу төстә иде. Кайнанам бу бүләккә бик сөенде, яулыкны ябынып көзге алдында озак бөтерелде, мине рәхмәт сүзләренә күмде, миңа хәтта уңайсыз да булып китте. Шулай да кайнанамның бүләгемне яратып, сөенеп кабул итүенә чиксез шат идем.

Тик инде берничә айдан соң мин ул яулыкны аның иптәш хатынында күреп, тәмам аптырашта калдым. Ул хатынны кайнанам яныннан кайткан вакытында подъездда күрдем. Без аның белән таныш, исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп алдык. Шул арада да аның муенындагы яулыкны танып алдым.

«Яулыгыгыз шундый матур! Бик килешле!» – дидем, сер бирмичә.

«Рәхмәт, кайнанаң бүләк итте», – диде ул, елмаеп.

Гарьләндем. Тик мин ул яулык кайнанама чынлап та ошамагандыр һәм мине үпкәләтәсе килмәгәндер дип уйладым. Бу турыда төпченмәдем, сорашмадым, бу хакта оныттым. Аннан, кайсыбызның үзебезгә бирелгән бүләкне кабат башка кешегә бүләк иткәне юк инде?

Ә Яңа елга кайнанама бик танылган брендның кремнар җыелмасын бүләк иттем. Ул үзенә андый кыйммәтле косметика ала алмый, тик минем дә кайнанама акча жәлләп ятасым килмәде.

Яңа ел ялларында иремнең сеңлесе безгә кунакка килде. Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы, Аллага шөкер. Бу юлы бизәнү-төзәнү, косметика, битне тәрбияләү ише хатын-кыз темаларына сөйләшеп киттек.

«Әле сезгә килешли, әни янына кереп чыккан идем. Әйбәт кремнар бүләк итте. Менә кара. Аны сөрткәннән соң бит матур булып ялтырап тора», – дип каенсеңелем, таныш кремны сузып.

«Ну, тагын бүләгем ошамады микәнни инде?» – дип ачынып уйлап куйдым.

Бу хәлгә әле байтак борчылып йөрдем, ә соңыннан мине тәмам чыгырдан чыгарган бер хәл булды.

Узган августта туй көнебезнең 1 еллыгын иң якыннарны гына җыеп бәйрәм итеп алдык. Яхшы ресторан ялладык, иң якын туганнарны һәм дусларны чакырдык. Без бүләкләргә көтмәдек, өметләнмәдек тә, тик һәр кунак кечкенә булса да бүләк алып килгән иде. Кайнанам да алып килгән.

Кайнанам котлау сүзләрен озын-озак, әмма дулкынландыргыч тосттан башлады, хәтта күзгә яшьләр килде. Ә соңыннан миңа кызыл бәрхет тартмачык сузды. Мин аны шундук ачтым һәм хисләремне тыеп кала алмадым.

«Бу бит – мин сезгә 8 Мартка бүләк иткән чылбыр!» – дидем.

«Юк, юк, син нәрсә, бу – бөтенләй башка чылбыр бит. Савыты гына шундый, күзеңә күренгәндер», – диде кайнанам.

Тик мин аның югалып калганын сиздем һәм бүләкнең мин биргән нәкъ шул чылбыр икәнен беренче караудан төгәл аңлдым.

Мин баш кына чайкадым да елмаеп куйдым, конфликтны куертасым килмәде. Кунаклар таралышкач, ни өчен кайнанам мин биргән бүләкләрне киредән башка кешеләргә бүләк итә, дип иремнең маңгаена бәреп сорадым. Ә бит улы бүләк иткәннәрне сейфта диярлек саклый!

«Әй, игътибар итмә, әнинең үз сәерлекләре инде», – дип кенә куйды ирем.

«Нинди сәерлек тагын? Әйдә, сөйлә!» – дип үземнекен тукыдым.

«Ну… әни күз тиюдән, бозымнан бик курка, шуңа күрә чит кешеләр биргән бүләкләрне өендә тотмый. Имеш, энергетиканы боза, ди…» – диде ирем.

Бу сүзләрдән соң бөтенләй өнсез калдым. Сине бозым, сихер сала да шикләнүләрен ишетү бер дә күңелле түгел инде. Юкса, мин бит ул бүләкләрне чын күңелемнән бирдем! Әниеңә андый уйлар каян килгән дип, иремне бимазалый башладым. Бәлки, мин берәр сәбәп биргәнмендер?

Бактың исә, кайнанам яшь вакытында эзотерика белән мавыккан, хәтта шуның белән акча да эшләгән икән. Сөйдергечләр, биздергечләр һәм башка шуның ише нәрсәләр ясаган…

Ә хәзер исә яшьлегендәге шул эшләре кире үзенә әйләнеп кайтыр дип курка икән. Начар эшләрнең «әҗерен» кайтару өчен иң гади ысулы – бүләкләр икән.

Димәк, мин – аңа чит-ят кеше һәм минем уемда ниләр барлыгы билгесез! Шулай булып чыга инде.

Шуннан соң бервакытта да кайнанама бүләкләр бирмәдем, һәм сирәгрәк тә аралаша башладык. Болай дөрес түгел инде. Мин аны үз әнием кебек кабул иттем, ә ул мине ят кеше дип саный.

 

чыганак: https://intertat.tatar/news/kainanam-min-birgan-bulaklarne-baskalarga-tarata-conki-mine-cit-kese-dip-sanyi-5867752

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле