Хастаханәдә 90нан артыграк кеше ризыктан агуланган

Сургут шәһәре кардиология үзәгендә дәваланучы 90нан артыграк кешедә эчәк инфекциясе тапканнар.

94 сырхауда агулану билгеләре барлыкка килгән. 68е Сургутның йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелгән. Калганнары өйләрендә дәвалана. Департаментта билгеләп үтелгәнчә, сырхаулар ризыктан агуланган. Хәзерге вакытта сыйфатсыз ризыкның ни рәвешле кардиоүзәккә килеп эләгүе ачыклана.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/bolee-90-chelovek-otravilis-edoj-v-kardioczentre

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле