Алия «Мерседес» сорый

Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Карачурина авырлы вакытта нәрсәләр эзләткән?
Бу турыда ул зур open air концертта сөйләгән.

«Хатын-кызлар авырлы вакытта ирләреннән төрле нәрсәләр эзләтәләр. Алия миннән мәтрүшкәләр сорады», – дип сөйләгән Ришат.

Мәтрүшкә һәрбер татар кешесенең йортында булырга тиеш кебек тә, кыш көне бу үләнне эзләп табуы җиңел булмый җырчыга. Танышлардан белешә торгач, мәтрүшкәләр Пермь якларында табыла.

Бу вакыйгадан соң Ришат Төхвәтуллин мәтрүшкәләр турында җыр яза. «Алия хәзер яңа «Мерседес» сорый. «Мерседес» турында җыр чыгарасы булыр», – дип шаярта җырчы.  

Мәтрүшкәләр дигәннән, сораса, бездә дә  бар иде, югыйсә.
чыганак: https://intertat.tatar/news/aliya-avyrly-vakytta-matruskalar-ezlatte-risat-toxvatullin-ber-yrynyn-tarixyn-soilade-5867810

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле