Ашны тәмләтә, организмны тазарта

Тәмләткеч үләннәрнең витаминнарга һәм минералларга бай булулары турында белгечләр даими сөйли.

Гастроэнтеролог Евкатерина Кашух әйтүе буенча, яшел аш тәмләткеч үләннәр арасында иң файдалысы — петрушка. Петрушка С витаминына бай, бу витамин аңарда апельсинга караганда 3 тапкырга күбрәк, дип раслый ул. Ә менә кан тамырлары һәм йөрәк өчен файдалы булган К витаминының көнлек нормасын алу өчен әле генә түтәлдән өзеп алынган 10 грамм петрушка да җитә икән.
Петрушка калийга бай. Бу минерал бөер һәм бөер өсте бизләре эшчәнлегенә ярдәм итә, сөякләрне дә ныгыта. Чөнки ул кальцийга һәм күзләр өчен файдалы булган А витамины белән бетакаротинга бай.
Кашух раславынча, укропның да сәламәтлек өчен файдасы зур. Аңардагы магний, кальций, тимер һәм С витамины яраларның төзәлүен тизләтә һәм иммунитетны ныгыта. Моннан тыш, укроп, каннан артык холестеринны куып чыгарырга ярдәм итүе сәбәпле, йөрәк эшчәнлегенә дә булыша.
Кыяклы һәм башлы суган да өстәлләребездән өзелмәскә тиеш. Ул иммунитетка ярдәм итә, салкын тигәндә чирне җиңеләйтергә булыша. Болардан тыш, калий, кальций, магнийга бай булган рукколо үләне дә файдадан гына тора.
Юмарт җәйнең әлеге сыйларын файдаланыйк, җәмәгать! Сыйланыйк та, кышка да әзерлик.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-08-06/ashny-t-ml-t-organizmny-tazarta-3875129

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле