Яңгырлар кайчан туктый?

Татарстан бик киң циклон үзәгендә калды. Ул Россиянең Европа территориясенең зур өлешен биләп алды. Татарстан синоптиклары белешмәсе буенча, бу әле берничә көн дәвам итәчәк.

Һава торышы асылда үзгәрми – яңгырлар, яшеннәр була, температура төнлә +9..+15 градус, көндез +15..+21 градустан артмый. Уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска кимрәк.

Чәршәмбедән шимбәгә кадәр – 14-17 августта яңгырлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан исә торган җил була, явым-төшемнәр азрак, көчле яңгыр ихтималы аз, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/kogda-v-tatarstane-zakoncatsia-prolivnye-dozdi

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле