Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата?

Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата? Нинди гамәлләрне сөя? Тимергали хәзрәт Юлдашев бу турыда яза.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Барыннан да бигрәк Аллаһы Тәгалә башка кешеләргә күбрәк файда китерә торган бәндәләрен ярата, ә гамәлләр арасында Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә шатлык китергәнне, аны күңелсезләнүдән азат иткәнне, аның бурычын түләгәнне һәм тамагын тукландырганны сөя». (Имам Әт-Тәбарани хәдисләр җыентыгыннан).

Раббыбызның яраткан колларыннан булып, Ул сөя торган гамәлләрне кылып яши алсак иде. Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле, хәерле көннәр теләп калам!» – ди хәзрәт.

чыганак: https://t.me/timhazrat/2574

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле