Алты яшьлек малай атасын атып үтергән

Болгариянең Пловдив шәһәрендә 6 яшьлек малай атасын атып үтергән.

Мәрхүм ир-ат полиция хезмәткәре булып эшли. Улы аны эш урынында үтерә. Бала табель пистолетын ала һәм ялгыш атып җибәрә.

Тикшерү эшләре бара. Илнең эчке эшләр министры Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе директорын эштән җибәрүне таләп итә.

Мәрхүм ир-атның исеме Николай Филипов, аңа 49 яшь. Ир-ат Пловдив полициясе махсус хезмәтләренең ату буенча инструкторы булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.vesti.ru/article/4091041

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле