Түшәмнән личинкалар коела башлагач, фатирда…

Мәскәүдәге бер фатирда таркалып ята торган мәет табылган. Күршеләрнең түшәменнән ит чебене личинкалары (опарыш) коела башлагач кына, хуҗа ир-атның үлеме ачыкланган.

Аскы каттагы фатирда яшәүчеләр 12 августта полициягә хәбәр итә. Алар кухняда сәер личинкалар күреп ала.

«Күршеләр кухняда тарттырылган түшәмнән личинкалар коелуын күреп ала. Өске катта хәмер эчә торган күрше яшәгәнен белгәнгә, алар шикләнеп куя һәм полициягә хәбәр итә», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Өске каттагы фатир ишеген беркем ачмый. Урынга килгән белгечләр ишекне ватып ача һәм 65 яшьлек ир-ат мәетен таба. Экспертлар фикеренчә, ул мәет фатирда 3 атна чамасы яткан. Ир-ат күп эчкәннән үлгән, дип фаразлыйлар.

чыганак: https://ren.tv/news/v-rossii/1250241-padaiushchie-s-potolka-oparyshi-pomogli-naiti-trup-muzhchiny-v-moskovskoi-kvartire

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле