Татарстанга җәйге һава торышы әйләнеп кайтамы-юкмы?

Августта республикада яшәүчеләр җәйге һава торышының кире кайтуына исәп тота алмаячак.

Гидрометеоүзәкнең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, хәзерге вакытта төбәк – илнең Европа өлеше күпчелек территориясен биләгән циклон үзәгендә. Төньяк-көнбатыштан һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк.

Шул ук вакытта көн саен коеп яңгыр ява. Казанда ярты айдан кимрәк вакыт эчендә норманың 60 проценты яуган, Кайбыч районында исә явым-төшем күләме нормадан 2,5 тапкыр артып киткән. Шул сәбәпле, Татарстан башкаласы урамнарын берничә тапкыр су басты, кибетләргә зыян килде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кыен: ашлык җыю 10 көнгә соңара инде.

“Августта һава температурасының нормадан түбәнрәк булуы көтелә. Шулай да явым-төшем нормага якын булачак. Якындагы көннәрдә дә яңгырлы салкынча һава саклана”, – дигән КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanga-aige-hava-torysy-ailanep-kaitacakmy-yukmy-ikanen-aitte-5891821

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле