Вадим Захаров балачакта тотлыкканмы?

Аның бу афәттән котылу тарихы кызыклы.

«Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам. Балачакта курку койдыра торган әбигә алып барганнары да булды. Суга кургаш сала да, син нәрсәдән куркасың, шул әйбер формасы барлыкка килә.

Бервакыт бик нык тотлыга башлаганмын, хәтта кайбер сүзләремне аңламаганнар да. Элек бит чәч ала торган машина, чәчне бик каты йолка иде. Шул авыртуларны әле дә хәтерлим. Тыңламасам, хәзер кода бабай килеп, чәчеңне ала дип әйткәннәр. Шуннан куркып калып, тотлыга башлаганмын.

Курку койдыра торган әбинең нәрсә эшләгәнен бик хәтерләмим, шулай да ул әбигә барганнан соң, тотлыгуым беткән», — дигән ул.
Кот куючы, өшкерүче әбиләр ярдәмендә савыгучы кешеләр бармы монда?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-08-16/vadim-zaharov-balachakta-totlykkan-3887581

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле