19 яшьлек кыз 5 айлык баланы фатирдан урлаган да…

Санкт-Петербургта 19 яшьлек кыз 5 айлык баланы урлап алып киткән, аннары өй баскычы төбендә калдырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсенә хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 3 августта 5 айлык сабыйны 19 яшьлек кыз Товарищеский проспектындагы фатирдан алып чыгып китә. Аннары ул нәни кызны Кржижановский урамындагы өй баскычында калдыра. Сабыйны биредә яшәүчеләр күреп ала. Баланы хастаханәгә китерәләр, табиблар аңа ярдәм күрсәтә.

Баланы урлауда шикләнелүчене тиз арада тоталар, аңа карата җинаять эше ачыла.

Жинаять булган көнне әни кеше сабыйны биологик атасы белән калдырып тора. Әнисе сүзләренчә, аңа кызын урлау турында хәбәр иткәч, башта ул шаяру дип уйлый. Ярты көн буена күршеләргә шакый, танышларын сораштыра. Аннары полициягә гариза яза. Берничә сәгать узгач, аңа кызының хастаханәдә булуын әйтәләр.

Бу хатынның тагын бер баласы булуы билгеле, ул әбисендә була.

Урланган кызның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Сабыйда авырулар юк, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://ren.tv/news/kriminal/1247810-devushka-pokhitila-piatimesiachnogo-rebenka-v-sankt-peterburge

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле