Айгөл Бариева борчылудан нишләгән?

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева 26 августта узачак концертына әзерләнә. Концерт алдыннан борчылып, йөгереп ябыгып та киткән.

Иртәдән үк йөгерәм, көне буе эшләр. Менә үз мисалымда артистларның мөһим чара алдыннан ничек авырлыкны киметүе турында сөйлим әле. Беренчедән, бу – стресс, чөнки бик борчыласың. Мәсәлән, юбилей яки туй кебек бәйрәм оештырганда да һәрберебез дулкынлана, борчыла. Концертка әзерләнү – икеләтә җаваплылык, чөнки анда бөтенләй таныш булмаган кешеләр, тамашачы акча түләп килә.

Бөтен борчуларга өстәмә – көне-төне бертуктаусыз йөгерүләр. Ашап алырга вакыт та калмый. Шулай итеп ябыгабыз. Концерт көнендә инде бөтенләй ашарга вакыт та, теләк тә юк. Үзеңне бер йодрыкка җыясың. Шуңа мин үземнең күлмәкләремә сыймамын дип борчылмыйм да. Мин инде 1 килограммны югалттым, әле тагын берәр килограмм китәр дип уйлыйм, – дип сөйли ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/aigol-barieva-borcyludan-yabykkan-5867918

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле