Яшьтәше янына уйнарга кергән 6 яшьлек кызны эт талап үтергән

Җинаять эше кузгатылган. Бу коточкыч фаҗига Кемерово өлкәсенең Краснобродский бистәсендә килеп чыккан. Россия Тикшерү  хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, алты яшьлек кыз яшьтәше янына уйнарга кергән. Тик ишегалдында балага эт ташланган. Эт хуҗасы сабыйны явыз эттән коткарып калмакчы булган, әмма үзе дә дүрт аяклы дустының корбанына әйләнә язган. Сабый һәлак булган.

“Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/pes-nasmert-zagryz-malyshku-kotoraya-zashla-v-gosti-k-podruge

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле