88 яшьлек әби ике пенсия алып яткан: аңа җинаять эше кузгатканнар

Ул ике өлкәдән – Волгоград һәм Саратов өлкәләреннән картлык буенча пенсия алган. Волгоград өлкәсендә 88 яшьлек әби бер үк вакытта ике төбәктән законсыз төстә пенсия алып яткан өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ул 2000-2022 елларда Волгоград өлкәсендә картлык буенча пенсия алып килгән. Шул ук вакытта Саратов өлкәсеннән дә пенсия алуын әйтмәгән. Шулай итеп, пенсионер законсыз төстә 2,8 миллион сумнан артыграк акчага ия булган. Акчаны өендә саклаган. Суд әбине мошенниклыкта гаепләгән. Ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/21646537

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле