«Ниләр генә күрмәдек…»

Ирина һәм Әнвәр Нургалиевлар көмеш туйларын билгели. Артка борылып караганда, ниләр кичерә бу пар?

«Моннан 25 ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 1999 елның 19 августында, безнең мәхәббәтебез тарихы башланды. Синең белән бергә уздырган бер генә минутымны да кызганмыйм! Бу вакыт аралыгында нәрсә генә күрмәдек, бәлки, юләрлекләр дә булгандыр. Әмма беркайчан да арабызга начарлык кермәде. Балалар үстердек, алар өчен Иринама аерым рәхмәт!

Авырлыклар да булмады түгел. Ләкин алар безне чыныктырды. Безнең мәхәббәтебез ныгый гына барды.

Туй итәргә карар кылганда безнең торыр урыныбыз да, эшебез дә юк иде. Ирина кибеттә сатучы булып эшли башлаган иде, ә мин институтта 3нче курста укыдым. Әле ул вакытта Русия буйлап айлык гастрольләрдә йөриячәгем төшемә дә керми иде.

Хәзер Иринамнан сорыйм: «Әти-әниең ничек сине миңа кияүгә бирергә ризалашты икән?» – дим. Минем бит бернәрсәм дә юк иде! Ирина көлә: «Әйтә алмыйм», – ди. Уйлап карасаң, кайда яшәячәгебез дә билгеле түгел иде бит. Мин кәләшемне кая алып кайтачагым турында уйлап та карамаганмын. Төрле почмакларда яшәргә туры килде, ләкин арабыздагы мәхәббәт суынмады.

Аллаһы Тәгаләмә сине минем тормыш иптәшем иткәне өчен рәхмәтлемен. Синең акыллы булуың, мине яратуың аша мин күп нәрсәләргә ирештем. Картайганчы бәхеттә яшәп, бер түшәктә картаерга язсын!» – дип яза социаль челтәрдә Әнвәр Нургалиев.

Бу матур парга алтын, гәүһәр туйларын да шулай канәгать булып, шатланып каршы алуын телик!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-08-22/nil-r-gen-k-rm-dek-video-3894640

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле