Алия Карачурина күбәләкле булган

Аларны ашатырга да өйрәнгән.
Җырчы Алия Карачуринага кемдер ( Ришаттыр, шәт!) «доставка» белән чәчәк гөлләмәсе юллаган. Тартманы ачып җибәрсә, аннан күбәләкләр очып чыккан! Романтика!

Әмма бу җан ияләрен асрарга да кирәк бит әле.

«Алар хәзер безнең белән яшәячәк. Күпме яшиләр икән? Нәрсә ашыйлар икән? Языгыз әле», – дип мөрәҗәгать иткән ул виртуаль дусларына.

Һәм җавап та алган. «Бал кушылган су, әфлисун ашатырга, дип язучыларга рәхмәт. Менә ашатабыз, шундый матурлар», – дигән Алия, язылучыларын сокландырып.

Менә шундый «күбәләгем-түгәрәгем, асыл кошым, сандугачым»…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-22/aliya-karachurina-k-b-l-kle-bulgan-3895488

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле