Улы әнисен кыйнап үтергән һәм мәетен…

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында фаҗига булган.

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында үтерелгән хатын-кыз мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының башкаладагы Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Ведомствода сөйләп үтелгәнчә, хатын-кызның мәете фатирда табылган. Аны бик нык кыйнаганнары билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәрхүмгә үзенең улы кул салган. Фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли. Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/21667037

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле